Вверх
Мобильная версия сайта
Праздники
Места
Мусульмане
Люди
Темы
Войти или подписаться
Dubai Modest Fashion Week
Назад

Гафур Каюмов

Сыграл роль Салимжана, мужа Зулейхи, в фильме «Зулейха»

Родился 2 марта 1959 года в деревне Н.Сарда Арского района.

В 1983 году закончил Казанское театральное училище. С 1983 по 1990 год с перерывами работал в Республиканском передвижном театре (ныне им. К.Тинчурина). С сентября 1990 года и до 1997 г. — в Татарском академическом театре. С конца 80-х годов пишет пьесы, которые идут в театрах Татарстана и Башкортостана.

 


 

Гафур Каюмов 1959 елның 2 мартында Татарстанның Арча районы Яңа Сәрдә авылында туган. 1979 елда Казан театр училищесында актерлык осталыгы бүлегендә укырга керә. Укуын тәмамлауга, аны Республика күчмә театрына эшкә чакыралар. 1990 елдан 1997 елга кадәр ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.

Гафур Каюмовны режиссерлык эше мавыктыра һәм ул 1994-1999 елларда Мәскәү институтының мәдәният, сәнгать хезмәткәрләрен режиссерлыкка әзерләү бүлегендә укый, Болгария республикасының Милли академиясендә театр факультетында белемен күтәрә.

Театр һәм кино сәнгатендә шактый тәҗрибә һәм белем туплаган Гафур Каюмов 1980 еллардан башлап драма әсәрләре иҗат итә башлый. Аның пьесалары төрле театрларда куела, кызыклы спектакльләргә әверелә. ”Упкын өстендә уен” 2 пәрдәле трагифарс жанрында язылган әсәре, “Кабан күле серләре” пьесасы Г.Камал исемендәге, Тинчурин исемендәге, Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама театрларында, Башкортстанның «Нур», Уфа башкорт яшьләре театрларында, Туймазы, Сибай, Салават шәһәрләре театрларында һәм Оренбург дәүләт татар драма театрында, Марий Эл драма театры сәхнәләрендә куела. Бу инде үзе үк Гафур Каюмовның драматургиягә килүе очраклы булмавы турында сөйли.

 

Гафур Каюмов
Дата рождения: 2 Марта 1959
Место рождения: Россия, Татарстан
Dubai Modest Fashion Week